Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабаклы мантый

"Кабаклы мантый" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кабаклы мантый
Камыр өчен: 750 г югары сортлы он,300 мл су, 1 аш кашыгы кукуруз оны, 1 аш кашыгы манный ярмасы, 1/2 чәй кашыгы тоз,  берничә тамчы зәйтүн мае.

Эчлек өчен: 400 г кабак; 400 г башлы суган, 1 чәй кашыгы диңгез тозы (эре), борыч, 1 чәй кашыгы укроп чәчәкләре, 1 аш кашыгы зәйтүн мае.

Эш барышы:

1. Онга кукуруз оны һәм манный ярмасы, тоз өстибез. Бу иң юка камырга да парда пешкәндә ертылырга бирми. Болгатабыз.

2. Уртасында чокыр ясап, әкренләп салкын су агызабыз. Басабыз.

3. Берничә тамчы зәйтүн мае өстибез. Тагын басабыз.

4. Яхшылап басылган камырны савытка салып ризык пленкасы белән каплыйбыз. Эчлекне әзерләгәндә "ял итәргә" калдырабыз.

5. Эчлек ясый башлыйбыз. Кабакны әрчеп, төшләреннән арындырабыз. Вак шакмакларга турыйбыз. Суганны да әрчеп, шакмакларга турыйбыз. Савытка кабак, суган салабыз, тоз, борыч, укроп өстибез.

6. Бер аш кашыгы зәйтүн мае салып болгатабыз.



7. Камырны җәеп шакмакларга телгәлибез. Һәр шакмак уртасына эчлек салып чыгабыз.

8. Кырыйларын тоташтырып, уртасыннан чеметеп алабыз. Кырыйлары ачык кала.

9. Ачык кырыйларын турыпочмак ясап чеметеп чыгабыз.

10. Почмакларын тоташтырып чеметәбез.

11. Һәр мантыйның төбен үсемлек маена батырып алабыз.

12. Мантыйларны пароваркага тезеп, ябык капкач астында 25 минут пешерәбез.

13. Әзер мантыйларга петрушка сибеп була. Томат соусы да бик урынлы булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100