Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ит рулеты (рецепт)

"Татар ашлары" социаль челтәрендәге төркемнән "Ит рулеты" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ит рулеты (рецепт)
Рулет өчен: 0,5-0,6кг фарш (тәмләткечләр кушылган), 3-4 пешкән йомырка, 2-3 чи йомырка, әзер катламлы камыр (слоенное тесто)

Пешерү тәртибе:

Фаршка теләгәнчә тоз, борыч, тәмләткечләр салып бутыйбыз. Камырны җәябез. Камыр өстенә фаршның яртысын җәябез дә, урталайга киселгән пешкән йомыркаларны тезәбез. 3нче кат итеп калган фаршны җәябез. Камырны фарш өстеннән «үреп чыгабыз».


Әзер рулетны йомырка белән майлыйбыз. Теләгән кеше көнҗет (кунжут) та сибә ала. Рулет 40-45 минут 200-220 градус кызулыкта пешә.


Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100