Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Искәндәр" төрек ашы (рецепт)

Азнакай районының "Маяк" газетасыннан "Искәндәр" рецептын тәкъдим итәбез. "Искәндәр" - кайнар төрек ашы.

news_top_970_100
"Искәндәр" төрек ашы (рецепт)
1. Бераз бозлы, майсыз сыер итен юка гына итеп озынча турыпочмак формасында кисәбез һәм үз шулпасында томалап пешерәбез:

- тоз, борыч, тәмләткечләр салмыйбыз,

- май салмыйбыз,

- бик салмак утта пешерәбез,

- чуен табада пешерәбез.

- ит тулысынча йомшарганчы пешерәбез.

Тоз һәм борыч салабыз. Үсемлек мае кушсагыз була.

Аннары ярымтүгәрәк формада суган турыйбыз да, иткә кушабыз. Суган йомшарганчы пешерәбез.

2. Помидордан кайнар соус: 2 аш кашыгы томат пастасын 2 аш кашыгы каймакта (майда) кыздырабыз, бераз тоз һәм 1 чәй кашыгы шикәр, тартылган яки төелгән ачы кызыл борыч кушабыз, бер чынаяк кайнап торган су салабыз. 3 минут кайнатыбыз.

3. Салкын сарымсак соусы: 3 сарымсак бүлемтеген угычтан уабыз, вак итеп туралган бакча үләннәрен, 250 грамм кибет каймагы һәм 400 грамм кефир кушабыз. Болгатабыз.

4. Ипи бик йомшак булырга тиеш. Ак ипи дә, сорысы да ярый. Ипине шакмаклап турыйбыз.

"Искәндәр"не җыябыз:

Иң элек шакмаклап туралган ипине салабыз.
Өстенә кайнар ит салабыз.
Кайнар помидор соусын сибәбез.
Салкын сарымсак соусын сибәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100