Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчек пилмәне

"Сарман" газетасыннан эремчек пилмәне рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Эремчек пилмәне
Камыр өчен: 1 стакан он, 2 йомырка, 1 аш калагы шулпа, тәменчә тоз.

Эчлек өчен: 200 г эремчек, 1 йомырка, 2 аш калагы каймак, тоз.


Эремчекне иттарткычтан чыгарабыз. Йомырка, каймак, тоз салып, эчлек әзерлибез.

Токмач камыры кебек итеп камыр басабыз.

Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.

Җәемне, токмачныкы белән чагыштырганда, калынрак итеп итеп җәябез һәм 6-7 сантиметр диаметрдагы түгәрәкләргә кисәбез.

Әзер эремчекне түгәрәк уртасына салабыз һәм түгәрәкне икегә бөклибез. Кырыйларын ябыштырып бөрәбез.

2 литр суны кайнатып, тоз өстибез. Пилмәннәрне кайнап торган шулпага салабыз.

Пешеп чыккач, пилмәннәрне судан сөзеп алабыз.

Табынга кайнар килеш шулпасы белән бергә чыгарабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100