Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чебурек (рецепт)

Әлеге чебуреклар уңсын өчен, аның камырына кайнар су салырга кирәк.

news_top_970_100
Чебурек (рецепт)

Камыр:

1 стакан су

1 аш кашыгы шикәр комы

1 бал кашыгы тоз

3 аш кашыгы сыек май

1 йомырка

2,5 стакан он

Эчлек:

800 грамм фарш

1 баш суган

укроп, тоз, борыч

Әзерләү:  

Чебурекларның камырына кайнар су кирәк. Кайнар суга тоз, шикәр, май салабыз. Яхшылап болгатабыз. Он салыр алдыннан тоз белән борыч эреп беткән булырга тиеш. Онны кечкенә порцияләр белән генә салабыз. Коймак камыры рәвешен алгач, камырга бер йомырка сытабыз. Камырны яхшылап басабыз. Аннан аны ял иттерү өчен каплап куябыз.

Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. Иткә тоз, борыч, укроп һәм үзегез яраткан башка төрле тәмләткечләрне салабыз.

Камырны 0,3-0,4 см калынлыкта җәябез. 9 см диаметрлы түгәрәк формаларга китерәбез. Камырга эчлек салабыз. Май салынган табада кыздырабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100