Бишбармак (рецепт)

10 Сентября 2017

Укылган: 526 тапкыр

Азат һәм Алсу Фазлыевлардан бишбармак рецептын тәкъдим итәбез.
Башта кәструльдә ат ите (башка төрле ит тә ярый, икенче кәструльдә тутырма (шызык, сызвеку) пешерергә. Иттән генә пешерсәгез дә ярый. Пешкәч зур кисәкләргә турап, савытка саласы, ит өстенә зуррак кисәкле итеп пешерелгән бәрәңге салырга.
3 нче кат итеп токмач камыры кебек басып, ромбиклап киселгән һәм ит шулпасында тиз генэ пешерелеп алынган камырлы өлешен салырга.
4 катка боҗралап туралган суган салына. Суганнны салганчы төнәтергә: өстенә борыч сибәргә, кайнар су яки шулпа салырга һәм өстен тәлинкә белән каплап 10-15 минут тотарга.
Аннары 4 кат итеп суганны салырга. Ул кетердэп торырга тиеш.
Бишбармакнын өстенә шулпа салырга, укроп сибәргә.

Дуслар, сэлам) Бишмармакны ничек пешеру буенча монда бик куп сораулар язгансыз. Мин сезгэ уземчэ пешергэн бишбармакнын рецепты язам. Башта кэстульдэ ат ите( башка торле ит тэ ярый дип белэм),икенче кэструльдэ Илсур Мортазадан Сатып Аглан тутырма( Кемден шызык,сызвеку Ди) пешердем. Иттэн генэ пешерсэгез дэ ярый. Пешкэч зур кисэклэргэ турап, савытка саласы, ит Остенде зуррак кисэкле итеп пешерелгэн бэрэнге салдым. 3 нче кат итеп ,токмач камыры кебек басып, ромбиклап киселгэн, хэм ит шулпасында тиз генэ пешерелеп алынган камырлы олешен салам. 4 катка кольцолап туралган суган салына. Суганнны салганчы болай тонэтэм: кольцолап турыйм, тэлингэ салам, Остенде Борыч салам да, Кайнап торган су яисэ шулпа салып, Остен тэлинкэ белэн каплап,10-15 минут тотам.аннары 4 кат итеп жэеп салам. Ул кетердэп торырга тиеш. бишмармакнын Остенэ шулпа салып, остен бизэгэч, табынга бирэбез!). Тэмле булсын!!! #алсуазатфазлыевлар #алсуфазлыева

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Фикерләр








Аш-су

Җырчы Ландыштан "Паштет" пирогы

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан "Паштет" пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Тухум-барак - үзбәк пилмәне

Йомыркалы үзбәк пилмәне - Үзбәкстанга сәяхәтем вакытында иң яратып ашаган ризыгым булды. "Татар хатыннарына моны пешерү берни тормый инде", - дип уйлап куйдым. Туклыклы, тәмле. Камырын басу шактый вакытны алса соң - әллә без камыр күрмәгән кешеме?

Аш-су

Балыклы кабартма (рецепт)

Мөслим районының  "Авыл утлары" газетасыннан "балыклы кабартма" рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла