Баллы соуста пешкән сарык кабыргасы һәм сырлы макарон

16 Мая 2018

Укылган: 458 тапкыр

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА
Баллы соуста пешкән сарык итенең үзенчәлекле исенең эзе дә калмаячак, ә кайнар макаронга уылган сыр йомшарып эриячәк. Бик тәмле булачак.
4 кисәк сарык кабыргасы өчен соус: 1 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы майонез яки каймак, 1 аш кашыгы горчица (үткен булса кимрәк тә ярый), ике тырнак сарымсак, чама белән тоз һәм борыч.

Эре кисәкле сарык кабыргасына соусны сылап чыгарга һәм фольгага төреп 1,5 сәгатькә 180 градуска кадәр кызган мичкә куярга. Аннары фольгаларны ачып янә 15 минутка мичкә куеп кызартып алырга.

Кайнаган суга макарон салып пешерергә, агып торган салкын су белән тиз генә юдыртырга, тоз салып болгатырга, аннары үсемлек мае салып сүрән утта 5-6 минут тотып алырга.

Табынга биргәндә макарон салырга, өстенә каты сыр уарга, яшел укроп сибәргә, янына сарык кабыргасын куярга.

Фикерләр








Аш-су

Җырчы Айгөл Бариевадан "Мокрый манник" рецепты

Җырчы Айгөл Бариева Инстаграмга манный ярмасыннан пирог әзерләгән видеосын куйган. "Чәй янына бик тәмле", дип мактый җырчы.

Аш-су

Җырчы Ландыштан кәбестә коймагы рецепты

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмга кәбестәдән коймак пешергән видео куйган. Пешереп карыйк...

Аш-су

Сыер итеннән рулет

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан сыер итеннән рулет рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла