Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балан-алма бәлеше

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан балан-алма бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Балан-алма бәлеше
Эчлек өчен: 0,5 кг алма, 1 стакан чистартылган балан, 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы, 3-4 кашык манный ярмасы, берничә кисәк атланмай.

Эчлек ясау өчен балан белән шикәр комын болгатып утка куярга, 10 минуттан алма турап салырга (туңдыргычта катырылган алма да салырга мөмкин). Катнашма кайнап чыккач, 5-6 минуттан 2-3 аш кашыгы манный ярмасы салырга, ул сыеклыкны җыеп бетерә, ботка кебек була, артык измелмәсен өчен савыт кырыйларына берничә кисәк атланмай салырга, эрегәч болгатырга.

Ә балан бәлеше өчен камыр рецепты монда.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100