Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бал торты (рецепт)

Бал торты өйдә пешерелә башлаган тортларның беренчесе һәм иң тәмлеседер, мөгаен. Аны яратмаган кеше бармы икән?!. Бүген бал тортын пешерү тәртибен һәм тәмен искә төшерү максатыннан Азнакайда яшәүче Мәрьям Миңнегулова рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бал торты (рецепт)
Камыр өчен: 60 грамм ак май, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы бал, 3 йомырка, чеметеп кенә тоз.

Бер масса хасил булганчы барысын бергә су парында эретергә, шушы массага 2 чәй калагы чәй содасын аш серкәсе белән сүндереп салырга, масса күзгә күренеп арта, аннан пардан алабыз.

Чама белән 3 стакан он кушарга, яхшылап болгатырга,он сибелгән кунага төшереп әвәләп 6 кисәккә бүләргә, һәрберсен мичтә пешереп алырга.

Крем өчен: 1,5 стакан сөт, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 1,5 яки 2 аш калагы он яки крахмал салып кремны болгата-болгата ясарга, куергач сүндереп, суытырга һәм 200 гр ак май салып болгатырга да коржлар өстенә ягарга.

Өстенә корж кырыйларын кисеп алганнан калган камыр валчыкларын сибәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100