Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бавыр торты (рецепт)

Бәйрәм табыны өчен бавыр торты рецептын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Бавыр торты (рецепт)
Бавыр торты өчен: 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, 4-5 уртача суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тәменчә тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.
Бавырның элпәсен алырга, юып саркытырга, вак кисәкләргә турарга һәм 2 стакан сөткә салып, 2 сәгать тотарга. Иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга, 1 стакан сөт, йомырка, тоз, борыч, он, вак угычтан уылган сарымсак кушып яхшылап болгатырга. Майлы табада бавыр беленнәре пешерергә.
Аннары эре угычтан уылган кишер белән ярымбоҗралап туралган суганны бераз кыздырып алырга һәм пешеп беткәнче таба өстен каплап сүрән утта тотарга, суытырга, майонез белән болгатырга һәм белен арасына ягарга.
Бу күләмдәге продукттан 15 белен чыга, өч тәлинкәгә баш катлы итеп яки биш тәлинкәгә өчәр катлы итеп бавыр торты ясарга. Торт өстен теләгәнчә бизәргә мөмкин. Табынга шул тәлинкәдә торт сыман кисеп чыгарырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100