Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итле ачык бәлеш

"Безнең Чирмешән" газетасыннан "Итле ачык бәлеш" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Итле ачык бәлеш
Камыр өчен: 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз.

Эчлек өчен: 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, сыр.

Пешерү тәртибе: Бәрәңгене чистартып, турап суда пешерергә. Суын түгеп, йомырка, май салып изәргә.

Он салып, камыр басарга һәм майланган табага бушатырга.

Борыч, суганны вак итеп турап, майлы табада кыздырып алабыз. Соңыннан ит фаршы, тоз салып, тагын бераз пешерергә. Кара борыч, ваклап туралган помидор салып яхшылап болгатабыз.

Эчлекне камыр өстенә бушатабыз.

Томат пастасын, сөт, сөт өстен бергә кушып болгатабыз. Соңыннан йомырка өстеп тагын бер каты болгатабыз һәм эчлек өстенә салабыз.

Ачык бәлеш 200 градус кызулыкта 40 минут пешә. Әзер булыр алдыннан сыр да сибәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100