Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абрикослы пирог

"Татар ашлары" социаль төркеменнән абрикослы пирог рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Абрикослы пирог
Пирог өчен: 120 г май, 40 мл сөт, 3 йомырка, 165 г шикәр комы, 1,5 бал кашыгы көпшәкләндергеч, абрикослар, 150 г он.

Пешерү тәртибе:

Майны чәнечке ярдәмендә изәргә һәм шикәр комы белән бутарга.

Әлеге катнашмага берәмләп йомырка өстәргә.

Шуннан соң, сөт салырга һәм он белән көпшәкләндергеч кушарга. Тыгызрак камыр килеп чыгарга тиеш.

Абрикосларны урталайга кисәргә.

Табаны яхшылап майлаганнан соң, камырны җәяргә. Камыр өстенә абрикос тезәргә.

Пирог 180 градус кызулыкта пешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100